НОМИНАЛЬ с. махс. 1) Берәр нәрсәнең өстендә акча бәясе белән күрсәтелгән, акча бәясе белән билгеләнгән. Мәсәлән, 1999–2008 елларда торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар 9,5 тапкыр артты, шул ук вакытта сатып алынылучы товарлар бәясе – 3,5, халыкның номиналь керемнәре 5,5 тапкыр гына артты. Кызыл таң. Номиналь бәя. Номиналь эш хакы

2) Исеме генә булып, чынлыкта билгеләнгән вазифасын үтәмәгән; фиктив; формаль. Сентябрьдә үк әлеге төбәкләрнең парламентлары Конституциягә үзгәрешләр кертеп, үз милләтләрен номиналь, кәгазьдә генә булган, ләкин халык үзаңына шактый тәэсир ясаган Президентыннан мәхрүм итәчәкләр. Безнең гәҗит. Номиналь җитәкче



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә