НО’МЕРЛАУ ф. 1. Номер кую, номер сугу. Кызлар күп булгач, Кәшфи үзе генә түгел, күршеләр дә исемнәрен хәтерләмичә, чама белән өченче, дүртенче дип, номерлап сөйләшәләр. М.Мәһдиев. Ул [Г.Сәйфуллин] үзе ясаган тәлинкәләрне номерлап, аларның кайсы елда, ничәнче айда һәм көндә эшләнгәнен махсус дәфтәргә теркәп барган. Р.Исламов 2. и. мәгъ. Берсе артыннан берсе урнаштырылган, куелган, төзелгән әйберләрнең цифрлар белән белдерелүе. «Файдалы киңәшләр» бүлегендә дә биштән соң номерлау беткән. Татар иле Номерлап бару Рәттән, гел номерлау, даими рәвештә номер кую. Һәр аудиоальбомыбызны без номерлап барырга булдык. Мәдәни җомга Номерлап кую Алдан ук номерлау Номерлап тору Гел, һәрвакыт номерлау Номерлап чыгу Барысына да номер кую, барысын да номерлау. Әйдәгез, үсемлекләрнең исемнәрен укып, номерлап чыгыйк |