НО’МЕР и. лат. 1) Тиңдәш, бер иш предметлар рәтенең тәртип саны; шул санны белдергән цифр. Шунда ук телефон трубкасын алды, номерын җыйды, кем беләндер коры гына исәнләште ---. Ә.Еники. Анда юан баганалар утыртылган, һәм аларның дүрт ягын квадратлап уеп, кара буяу белән номер сукканнар. М.Мәһдиев

2) Тәртип саны белән билгеләнгән берәр нәрсә. Минем номер килә ахрысы (трамвай, троллейбус, автобус тур.)

3) Нинди дә булса цифр язылган планка, ярлык, регистрацияләнүне белдерә торган документ һ.б. Зур авылның каравыл өенә охшаган фабриканың тыгыз конторында, аларның фамилияләрен дәфтәргә теркәп, кулларына пропуск номерлары тоттырдылар. К.Тинчурин. Жирәбә дигәне – номер язып бөтерелгән кәгазь. И.Нуруллин. Танышулары да кызыклы гына булды: алар икесе бергә киемнәрен алырга гардеробка килделәр, Гатауллин ялгышлык белән номерын төшереп җибәрде, ә егет тиз генә иелеп алып бирде. Ф.Яхин

4) Нинди дә булса әйбернең (гадәттә кием-салымның) цифралар белән билгеләнгән үлчәме. Ак яка Тукай муеныннан бер вершок зур муен өчен ясалган номер булганга, бер фатирчы кирәксенгән сымак тора. И.Нуруллин

5) Вакытлы матбугат басмаларында: сан. Мәдрәсәдә яшерен чыга торган «Телчән» журналының ашыгыч номеры чыгып, --- һөҗүмгә «корал» белән каршы торырга өндәде. К.Тинчурин. Журналыбызның бу номерына урнаштырылган «Онытылган җырлар турында»гыз шуңар мисал була ала. Х.Туфан. [Тукай] «Яшен»нең һәр номерын тизрәк чыгарырга тели, рәсемнәр өлгермәүгә борчыла иде... И.Нуруллин

6) Кунакханәдә, мунчада һ.б. аерым бүлмә. Ягъкуб әфәнде, кунакханә номерына кереп ишек ябылуга ук, Маһруйны битәрләргә тотынды. З.Бигиев. Кыш буенча Мәскәүнең номер һавасында талчыгып беткән аның яшь, зифа әгъзаларына яңадан-яңа көч кергәндәй булды. К.Тинчурин. Кырыгынчы номерның Тукай яшәгән чагындагы эчке күренеше якынча әнә шундый. И.Нуруллин

7) иск. Кунакханә, мосафирханә. Хатыным, йортым юк – ятам номерда. Г.Тукай. Җаекка алып китәчәк Алты-биш Сапый дигән кешенең килеп җитмәгәнлеге сәбәпле, Габдуллага Печән базары тирәсендәге бер номерда ике атна чамасы вакыт үткәрергә туры килә. И.Нуруллин. Габделбарый Казанның Проломный урамындагы «Бристоль» номерлары астында хәрчәүник ачты да җибәрде. М.Мәһдиев

8) Концерт, кичә һ.б.ш.ның аерым башкарыла торган бер өлеше. ...Менә концертның чираттагы номерын әйттеләр. М.Мәһдиев. Гамил Афзалныкы дисеңме? Миңа димәгәе, чуртныкы булсын, иллә дә мәгәр батмый бу номер, батмый. Ф.Баттал

9) күч. сөйл. Хәйлә, махинация; берәр көтелмәгән гамәл, кыланыш. Менә гаебең! Сез берәү дә сизми дип уйлагансыздыр. Безнең күз җир астыннан да күрә. Номерыгыз барып чыкмады. Яндыгыз. И.Салахов. Безнең авылның сугыштан соңгы беренче кияве шәл бәйләү кичәсендә әнә шундый номер күрсәтте. М.Мәһдиев

10) хәрби Туп, пулемёт, миномёт расчётындагы сугышчы. Әнә икенче номер пулемётчикның хатыны кияүгә чыккан ич. Г.Әпсәләмов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә