НОМЕНКЛАТУ’РА и. лат. 1) Нинди дә булса фән тармагында, җитештерү һ.б.ш. өлкәләрдә кулланыла торган атамалар җыелмасы; терминнар системасы. Ләкин мондый номенклатура белән беррәттән, хәзер систематик (халыкара) номенклатура күбрәк кулланыла бара. Бу номенклатура буенча углеводородларның исемнәре -ен кушымчасы белән бирелә (этен, пропен, бутен һ.б.). Органик химия. Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясындагы төрләрне исемләү номенклатурасы 2) җый. и. Кадрларының кандидатуралары югары партия, совет, профсоюз оешмалары тарафыннан карала, тәкъдим ителә һәм билгеләнә торган әһәмиятле эш урыннары исемлеге; шул урыннарда эшләүчеләр. Шуның иң хәвефлесе – бөтен җирдә, шул җөмләдән безнең Татарстанда да, яңа власть тирәсендә иске коррупция һәм яңа номенклатура бик әрсезләнеп башын күтәрә. Ә.Еники. Шагыйрь дә, мәңгелектән килгән «болгатучы» буларак, шул «экстремистлар» исәбендә йөри, чөнки ул империячел номенклатура күрмәгәнне күрә һәм ярып әйтә. А.Хәлим. Мәһди белән бер табында утыру, язучы белән әңгәмә кору, аның әсәрләре турында фикер алышу партия һәм хуҗалык эшләренә кереп баткан номенклатура өчен әйтеп бетергесез бәйрәм булгандыр. Р.Миңнуллин |