НОЛЬ и. лат. 1) мат. Нинди дә булса санга кушудан аны үзгәртмәгән чын сан. Сан нольгә бүленәме? 2) «0» санының цифр билгесе һәм шулай ук саннар белән бирелгән зурлыкларның булмавын белдерә торган билге. Инде исәп өчкә ноль булгач та, соңгы ике минутка өмет баглап утырды бит, бичаралар. Безнең гәҗит. [Дильяр:] Хәким, ә синең рекордыңны бәрдем бит мин! Әнә теге компьютерга барып кара. Унбишкә ноль! Р.Сабыр 3) Берәр нәрсәнең чагыштырма зурлыгын, берәмлеген күрсәтә торган шартлы зурлык 4) күч. Ниндидер бик вак, бик әһәмиятсез, файдасыз нәрсә турында. Киек казлар хакында язгаладылар бит инде. Тик нәтиҗәсе нольгә тиң. Г.Бәширов. Яңгыр булганда, комбайн – ноль. М.Мәһдиев 5) күч. Җәмгыятьтә үз урынын тапмаган, бернинди әһәмияте булмаган түбән, начар кеше. Миңа шундыйларның икесе белән эшләргә туры килде. Беренчесе тарих факультетының икенче курсында читтән торып укый иде. Белгеч буларак – ноль. Татарстан яшьләре ◊ Нольдән башлау сөйл. к. нульдән башлау. Совет властеның җитмешенче елында нишләп бер мин генә әле эшемне нольдән башларга тиеш. М.Мәһдиев. Ноль-ноль 1) Вакыт турында әйткәндә, төгәл сәгатьне белдерә. Җыелу вакыты – җиде ноль-ноль. М.Мәһдиев. Әйе, җәмәгать, бүген нәкъ унҗиде сәгать ноль-ноль минутта анда рекорд куелды. А.Хәлим; 2) Ниндидер сан белән кулланылган нәрсәнең төгәл, бөтен, вакланмасыз, калдыксыз булганын белдерә. Ун литры дүрт сум да ноль-ноль тиен аның. М.Мәһдиев |