НОКТАЛЫ ӨТЕР и. линг. Тезмә кушма яки үз эчендә өтере булган тиңдәш кисәкле җөмләләрдән җәенке, азмы-күпме төгәлләнгәнрәк мәгънәле кисәкләрне аеру өчен куела торган, нокта белән өтердән гыйбарәт тыныш билгесе. Син атаклырак шагыйрьләрнең шигырьләрен кат-кат укы, башын – ахырга, ахырын – уртага, уртасын башка китер, ике-өч юлын – бер, бер юлын өч ит, матуррак сүзләрне ике-өч кат эт, бер дә кирәкмәс урыннарга өч нокталар, өтерләр, нокталы өтерләр куй. Ф.Бәйрәмова. Олуг әдибебез Әмирхан Еникинең бик тә тирән һәм мәгънәле мәкаләсе белән ачылган әлеге китапның (Х.Сарьянның китабы) исеме дә «Нокталы өтер» дип атала. Р.Миңнуллин |