НОКТА и. гар. 1) Нинди дә булса очлы нәрсә (энә, без, карандаш, каләм очы һ.б.) белән кагылудан калган эз, кечкенә түгәрәк тап, төртке. Нокталар да төртмимен, керсә ярар дип, киртәгә ---. Г.Тукай 2) Язуда җөмләләр ахырында, кыскартылган сүзләрдән соң куела торган тыныш билгесе (.); нокталар тезмәсе һәм башка тыныш билгеләре (күп нокта, нокталы өтер, ике нокта, сорау билгесе, өндәү билгесе) ясаганда да кулланыла. Шуңа күрә бер юлда берничә фразеологик берәмлекнең бер-берсеннән нокталар белән аерылуы да гаҗәп түгел. Г.Халит. Чынлап сөйсәң, кат-кат уйлап куй син, нокта түгел, хәтта өтерне. М.Хөсәен 3) Алгебрада, нота язуында, телеграф кодында, географик карталарда һәм планнарда шартлы билгеләү өчен кулланыла торган график тамга (.). А.В.Псянчин иллюстрациягә китергән карталарда «Башкортстан» исемле дәүләт тә, аның башкаласы да күрсәтелмәгән, анда фәкать кабиләләр тупланган конкрет географик нокталар гына чагыла. М.Әхмәтҗанов 4) Математикада шартлыча тапкырлау билгесен күрсәтү өчен кулланыла торган график тамга (·) 5) Геометрия, топология, механика, физикада пространстводагы бернинди дә үлчәме (авырлыгы, мәйданы, озынлыгы һ.б.ш.) булмаган абстракт объект, сызык кисеменең чиге. Бер турыда ятмаган өч ноктадан һәм аларны тоташтыручы кисемтәләрдән төзелгән геометрик фигура өчпочмак дип атала. Геометрия 6) Нәрсәнең дә булса өстендәге, пространстводагы бер урын. Башка вакыт булса, Гәрәй кызның үтәли тишкән карашын теләсә кайсы ноктадан да сизгән булыр иде. А.Гыйләҗев. Чиксезлекнең ерак ноктасыннан Карап тора кебек синең күзләр. Ф.Яруллин. Тауның иң югары ноктасы 7) Нәрсә дә булса урнаштырылган, куелган яки нәрсәдер башкарылган, эшләнгән урын. Килеп машинадан төшкәч тә алдан билгеләнгән пост нокталарына беренче часовойларны куябыз. Ә.Еники. Балачакта хыялга бирелеп текәлеп торган нокта иде бу. Ф.Яхин. Дөрес, командирлардан беркем дә аларга кайсы ноктага кадәр баруларын әйтмәде. Р.Зәйдулла 8) физ. Матдәләрне бер хәлдән икенче хәлгә әверелдерә торган чик температура. Эрү ноктасы. Кайну ноктасы 9) Морзе әлифбасында: кыска гына электр тогы җибәрү. Нокта – сызык, нокта – сызык 10) күч. Күренер-күренмәс, сизелер-сизелмәс кенә кечкенә нәрсә. Әмма шул вакытта [торналар очып барган] кырыйдагы сызыкның берсе кителде, һәм аерым соры бер нокта сызыктан аерылды. М.Мәһдиев. Яныннан аккан саф, зәңгәр инештә төркем-төркем ак нокталар күренде. Казлар. Су коенырга төшкәннәр. Ф.Яхин. Лачын яңадан күккә күтәрелә башлады. Озак та үтми, ул андагы хәрәкәтсез ноктага әверелде. А.Хәлим 11) күч. Нәрсәнең дә булса чиге, дәрәҗәсе. Бу процесс әдәби телнең яңа ноктага күтәрелүен, үсүен һәм камилләшүен күрсәтә. В.Хаков. Үзләренең эшен бер дә югары нокта дип карамаганга, сауган сөтләрен азсынып йөргән Бибинур андый чакларда ни әйтергә дә белми аптырап кала. А.Гыйләҗев. [Зәкәрҗан] хикәянең иң кульминацион ноктасында калай кружка төбендәге спиртны су кушмый гына йотты ---. М.Мәһдиев. Унсигез – яшьлекнең иң биек ноктасы. Ф.Яруллин 12) Ниндидер мәсьәләгә билгеле бер караш, нәрсәгә дә булса бертөрле мөнәсәбәт. Бу, куәт вә кабилият (сәләт) ноктасыннан, артык мактаулы эш түгел. Г.Ибраһимов. Димәк, мин аңа ташлаган гаепнең чынмы-ялганмы икәнен белмим, шулай булгач, кешелек ноктасыннан караганда, минем аны гаепләргә хакым бармы?.. Ә.Еники ◊ Ноктаи назар иск. Караш ноктасы, назар ноктасы, теге яки бу фактка бер позициядән карау. --- Шиһабетдин әл-Мәрҗани белән Габделкаюм ән-Насыйрига татарның хәзерге хәле хакында доклад укып, булган, булачак бөтен хәлләр вә вакыйгаларга Маркс ноктаи назарыны буяп, кычкырышып моназарә кылышып ята. Г.Исхакый. Монда һәрбер әсәргә шул кагыйдәләр, тәгърифләр ноктаи назарында кылына. Х.Әбүлхан. Нокта кебек (төсле) Бик кечкенә әйбер турында. Әнә ул ак болыт таулары фонында кара нокта кебек кенә булып леперди. И.Гази. Шунда теге хатын кайный-кайный бер нокта кебек җимешкә әйләнә дә киредән кабарып үз хәленә кайта. Безнең гәҗит. Нокта кую 1) Эшне тәмамлау, төгәлләү, бетерү. Ярый, сүз күпкә китте, инде нокта куярга да ярый торгандыр. Ә.Еники. Патша тарихына Наган белән нокта куелды! Х.Туфан. Җиһанша түзмәде, тәмам онытылып китеп һәм безгә дә дөньяларны оныттырып юк-бар маҗараларны сөйләгән Сабирны бүлдерде: – Син әллә кайларга кереп киттең, ерып кына чыга алмыйсың барыбер. Нокта куй! Ф.Яхин; 2) Араларны, мөнәсәбәтләрне өзү, аралашуны туктату. Ләкин Зөфәр буфетчы хатынның артык әрсезлеген, оятсызлыгын һәм эчкәләргә яратуын белеп алгач, ике дә уйламыйча, тотты да нокта куйды. Ә.Еники. Барысын да әйтеп хат язарга, башка минем хакта уеңа да алма дип, мөнәсәбәтләренә нокта куярга уйлады [Җәмилә]. Ф.Яхин |