НОКРАТ и. фар. 1) тар. Болгар чорында сугылган көмеш акча. Нократның нуктасы юк. Мәкаль

2) Вятка елгасы. Аларның [гарәпләрнең] бу өлкәдә көмеш ятмалары табып, зур бер елганы һәм мәгълүм өлкәне гарәп телендә «Нократ елгасы» һәм ул өлкә халкын «Нократ болгарлары» дип атаганнары шуны күрсәтә. Ш.Мәрҗани. Урыслар Казан тирәсен генә тулысынча буйсындыра алган, турыдан-туры Россия властена кергән татарлар, билгеле булганча, «ясаклы татарлар» дип аталганнар, әмма мондый власть Кама аръягына да, Нократ елгасының көнчыгыш ярына да үтеп керә алмаган. З.Мифтахов. Ак каеннар кала, Сары сагыш яна, Озата бара еглап Нократ су. Ч.Хөснетдинова

3) күпл. нократлар. Нократ татарлары, Нократ елгасы буенда яшәгән татарлар

Нократ заманыннан Бик күптәннән, әллә кайчаннан бирле. Әнә басып тора бит нократ заманыннан калган иске капкасына сыланып. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә