НОКА’УТ и. ингл. спорт 1) Бокста боксёрның очрашуны дәвам итә алмаслык хәлгә килүе. Кавказлы нокаут алган иде, ул идәнгә егылды. Р.Батулла. Көндәшләренең күбесен нокаут белән җиңде, ягъни сугып екты. Татарстан яшьләре

2) күч. Көчле психологик тәэсир, тетрәнү, шок. Хатынын 15 тәүлеккә озатканнан соң, Мәннан шахтага сикергән ата мәчене өенә алып керде. – Нокаут! – диде ул, мәченең башыннан сыйпап. – Көчләр тигез булмау сәбәпле, икенче раундтан соң чиста җиңү Мәннан абзаңа бирелде! Аманулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә