НОЙОН и. монг. тар. Монголларда бәк (би) дәрәҗәсендәге кеше. Начин нойон Байык буенда яңа тәртип, яңа йорт – Дунху йорты урнаштыру белән мәшгуль булган көннәрнең берсендә төньяк-көнбатыш яктан бер төркем сөннәр килеп чыкты. Н.Фәттах. Бу (тарак тамгалы) ыру Уразмөхәммәднең ата-анасына хезмәт күрсәтеп килгән; ерак бабасы Сәртак Чыңгыз хан вакытында нойон (бәк) булган. Ш.Абилов |