НОГЫТ и. фар. бот. 1) Кузаклылар семьялыгыннан эре орлык (борчак) бирә торган үсемлек; нугыт; русчасы: нут. Помидор, борыч, баклажан һәм ногыт үсемлекләре үзеннән серкәләнгәндә дә, шулай ук читтән серкәләнгәндә дә орлыкланалар. Яшелчәчелек 2) Шул үсемлекнең борчагы (орлыгы); төрек борчагы, койрыклы борчак. Июнь ахырында – июль башында өлгермәгән яшь ногытны беренче тапкыр җыя башлыйлар. Яшелчәчелек 3) диал. Вак кына, борчакка охшаш йомшак җимешле, тау битләрендә үсә торган куак; тәбәнәк бадәм; русчасы: бобовник. Анда тау битендә сөрергә дә, чабарга да ярамаган ташлы, чокырлы, ногыт, тубылгы чыбыклы тигезсез урыннар бар. Г.Ибраһимов. Тау бите хуш исле үлән-чәчәкләр белән түшәлгән. Аның өстенә гөлҗимеш, чилык, ногыт куаклары. Г.Кашшаф. Ногыт куаклары арасында суер оялый иде. М.Юныс ◊ Ногыт салу Ногыт борчакларының ничек төшүенә карап киләчәкне әйтү; күрәзәлек итү. Татар һ.б. кайбер халыкларда ногыт яисә башка шундый борчаклар белән юрау-юрамалау, күрәзәлек итү дә булган. Ул – ногыт салу дип атала. Ф.Урманче. Төмән Башлыгы Багучыга рөхсәт дип баш какты: «Ногыт сал, әйдә, соравыңа җавап табып кара!» – янәсе. С.Гаффарова. Ногыт салдыру Киләчәкне белер өчен, ногыт белән багучылык итү. Иң якын ахирәте Шиһаб Мәликәсе исән чагында, ногыт салдырып карый торган иде. Ә хәзер, Мәликә булмагач, ногыт салучы да, төш юраучы да юк инде. З.Зәйнуллин |