НОВА’ТОРЛЫК и. 1) Новатор булу, алдынгылык. Кай арада, нинди тизлектә, нинди чыганактан шул дәрәҗәдә новаторлыкка өйрәнгәндер [Х.Туфан], 1924 елның көзендә инде ул Казанда камил бер системага китерелгән --- «яңа татар шигыре»н әдәбият мәйданына куя. М.Гайнетдинов 2) күч. Кирәкмәгән нәрсәләр уйлап табу күренеше. Ритмик сиземе килделе-киттеле генә булган шагыйрьләр «җиңел генә» бу кимчелекләреннән «котылалар», ирекле шигырь дигән нәрсәгә, яңартучылыкка – «новаторлык» юлына кереп китәләр. Х.Туфан |