НИЯТЛӘ’Ү ф. Нинди дә булса эш эшләргә, нәрсә дә булса башкарырга уйлау, исәпләү, план кору. Ул [Һади] тиз генә Сәйфуллиннар тәрәзәсен карап килергә һәм өйгә керергә ниятләде. А.Гыйләҗев. Теге мин язган Сәлимҗанов дигән адәм илә бергәләп, көзен Хивада мамык чистарту заводы салырга ниятлибез. М.Галәү. Әнис белән Илгиз --- бераз алма бакчасындагы урындыкта утырып торырга ниятләделәр. Казан утлары

Ниятләп йөрү Шактый вакыт билгеле бер нияттә булу. Ульян өлкәсе мөфтие Сәүбән хәзрәт тә Кулатка районында Р.Гайнетдин тарафдарларының үз мөфтиятләрен булдырырга ниятләп йөрүләренә канәгатьсезлек белдерде. Ватаным Татарстан

Ниятләп кую Алдан ук ниятләү. Без үз оябызны быел ук корырга ниятләп тә куйдык. Ф.Яхин

Ниятләп тору Күптәннән ниятләү. Авыл араларына чыгып, кире беткән аңгыра халыкка бераз җикеренеп кайтуны ниятләп торган исправник та, әлеге хәбәрне ишетеп, артын кысты. М.Галәү. Ләкин башкортлар барыбер аны атасы урынына имам итәргә ниятләп торалар: «Сатан булһа ла, үзебездеке булһын», – диләр иде алар. Ә.Еники. Мәгәрем ки бәхетен сыер сөзмәсә, быелга җитешмәсә дә, бер-ике елдан аңа [Кәримәгә] өйләнергә ниятләп тора. Ф.Яхин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә