НИЯ’Т КЫЛУ ф. к. ниятләү. Башта бераз ышанмаска ният кылган идем, соңыннан аның хәзер үзеннән эш күрмәгәнлеге, бәлки наширләр әмере илә заказ мәкаләләр язганлыгы хәтергә килгәч, ул хакта да канәгать иттем. Г.Тукай. Әгәр ике кеше үзара сөйләшкәндә, вәгъдәләшкәндә, «безнең сөйләшүгә Аллаһ вәкил» дип әйтүенә карамастан, үзенең әшәке ниятен кылса, Аллаһтан ләгънәт киләсен белеп торсын. Р.Юныс. Юк сәбәпне бар итеп, Җәмиләләр турыннан әйләнеп кенә килергә берничә тапкыр ният тә кылып карады. Ф.Яхин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә