НИЯ’Т ИТҮ ф. к. ниятләү. Әгәр --- Фатыйма дигән --- бер нур парчасы булмаса иде, Мостафа --- җаныннан да, малыннан да ваз кичәргә ният иткән иде. Ф.Кәрими. Табигатьнең матурлыгы, дөньяның иминлеге, кылырга ният ителгән эшләрем изгелектә булу сәбәпле, җан сәгадәт диңгезендә йөзә, мәхәббәтем – Сәлимәм – күңел түрендә һәм каршымда ямь өстенә ямь, сөенеч вә шатлык өсти иде. Ф.Яхин. Хыянәтче биюченең Көнбатышта ничек шулай бик тиз абруй казануын күреп эчләре пошкан совет җитәкчелеге --- тешен күрсәтә башларга ният итте. Казан утлары |