НИЯТ и. гар. 1) Нинди дә булса эш башкару өчен уй-план; теләк, максат. Әхмәтша хәзрәтнең нияте мәдрәсә тотып дәрес әйтүдә иде. Ф.Кәрими. [Арыслан:] Мин бит Сараны кызык өчен арбага утыртмадым, терелсен дип, изге ният белән эшләдем ---. Н.Гыйматдинова. Шулай да ул [Туктамыш], ничек тә булса, Идегәйне Алтын Урдадан куу ниятеннән баш тартмый. Ф.Урманче

2) иск. дини Теләк тормышка ашсын өчен, әүлиялар рухына багышлап дога уку. [Гарифә:] Я Рабби, үзең ярлыка! Шул эшләр тын гына бетсә, Хуҗа Баһаветдин рухына җиде ният бирермен. Г.Исхакый



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә