НИЯ’З ИТҮ ф. иск. Ялвару, ялыну, үтенеп сорау. Шаһзадә, ул хәлне күреп, күңеленнән Хак Тәгаләгә нияз итеп, кувәт белән бер мәртәбә тартылды ---. К.Насыйри. [Фәрештәләр:] Рөхсәт бир, Аллаһы Тәгаләдән нияз итик, Аллаһы Тәгалә адәм балаларыннан тимерне бетерсен. Г.Исхакый |