НИ’ШЛӘҮ ф. 1) Эш яки хәлне ачыкларга теләп сораганда кулланыла. Нишлим, нишлим, соңгы минутымда Пистолетым итте хыянәт! М.Җәлил. [Газизә:] Гариф абзый, нишләдең болай? Битең каный ич! Ш.Камал. Гатауллин, бүртенеп: – Нишлисез сез, ни сөйлисез? Оят түгелме? – дия башлаган иде, исерек тагын да җәелебрәк китте. Ф.Яхин

2) Нәрсә булса да эшләү, нинди дә булса эш башкару, нитү. [Ибраһим:] Мин хәзер үземнең кем икәнлегемне оныттым, мин хәзер үземнең нишләгәнемне белмим. Г.Исхакый. Менә күрдеңме нишли: сандугач булып кына сайрамый инде. Ф.Яхин. Малай ике җөмлә белән генә нишләргә җыенганын төшендереп бирде. М.Шаһимәрдәнов

Нишләмәк кирәк «Бернәрсә дә эшләп булмый, башка чара юк» дигән мәгънәдә. Нишләмәк кирәк, әйе, нишләмәк кирәк, фактлар чыннан да бик усал нәрсәләр икән! Ә.Еники. Нишләмәк кирәк? Иртәгәге көнне көтәргә кала инде! А.Гыйләҗев. [Низам:] Нишләмәк кирәк, без бит сугышта. Р.Сабыр. Нишлисең (бит, инде) к. нишләмәк кирәк. Нишлисең, койма артындагы Гарәфигә дә бирергә туры килде. Ф.Яхин. Нишлисең, тарихны җиңүчеләр яза. Р.Зәйдулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә