НИ’ШЛӘТҮ ф. Нинди дә булса үзгәрешкә дучар итү, берәр хәлгә төшерү. Әнә карагыз, нишләтә көймәне! Ш.Камал. Нишләтим соң, янда паспорт та бар, Бар хикмәте: буем кечкенә. М.Хөсәен. [Садриевич:] Рәмзияне нишләттең? [Рөстәм:] Акчасы түләнгән, дидең бит, нишләтсәм дә ярыйдыр ---. Н.Гыйматдинова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә