НИШАН и. иск. гар. кит. 1) Билге, тамга, эз, галәмәт. Бу дөньяны, бер сәгать дип, фани белсә, Әүлиялык нишаннары бардыр анда. Мәүла Колый. Нә дәүләт калды да нә шан, Һич калмады шаннан нишан! Г.Тукай. --- күкрәк өстендә кадалган көмеш герб белән гаскәри бер нишан Искәндәрне хикәяләрдәге шаһзадәләр кыяфәтенә кертеп --- хис иттерәләр иде. К.Тинчурин 2) Егет һәм кызның бер-берсенә биргән вәгъдә бүләкләре (мәсәлән, балдак, йөзек) 3) Бүләк, орден. Баш улып бер гаскәрә, алтын нишан алмактамы? Г.Тукай 4) Мәрә, мишень. Синең ачуыңа нишан булудан сакланам, раббым! Г.Монасыйп |