НИ’ЧЕКТЕР а. 1) Ни рәвешледер, ниндидер ысул белән. Эшләнүе ничектер, мин белмим 2) Ни сәбәптәндер (билгесезлекне белдерә). Карчык шуларның барысын да ничектер балаларча кызыксынып тыңлап ята. Ә.Еники. Колхозчылар да, Галиуллин куылгач, ничектер яхшырак эшлиләр кебек тоела. Г.Кутуй. Ничәмә-ничә тарихи, дини вә фәлсәфи дәфтәр һәм китапларны гарәптә, кайвакыт фарсыда төпләгән, теркәгән, төзәткән олуг остаз өчен кабаттан төркигә кайту ничектер күптән хәтереннән чыккан бала чагын күңелендә яңарттырды. Ф.Яхин 3) Ниндидер юл белән, бер чарасын табып. Ничектер бик әдәпле телдә, бик китапча итеп, җинаятьче турында нидер сорый. М.Әмир 4) Күпмедер дәрәҗәдә, бераз. Аның бу хәрәкәтләре миңа ничектер «чәнчелеп китегез!» дигән шикеллерәк тоелды. Ә.Еники. [Дильяр:] Мин, чәчәкләрне алып, сәхнәгә чыкмакчы идем, аякларга герләр бәйләп куйганнар диярсең, батырчылыгым җитми ничектер. Р.Сабыр. Ничектер куркынып та, әрнеп тә чакыра төсле иде ул. Ф.Яхин |