НИ’ЧЕК а. 1. 1) Эш яки хәлнең ни хәлдә, ни рәвешле булуын сораганда кулланыла. Ничек асрарсың син бу йортны?.. Ә.Еники. [Мөнәвәрә:] Син, Гобәйдулла абзый, дөньяның әчесен-төчесен бик күп күргән кеше. Ничек кенә итеп барырга безгә атсыз килеш шул каһәр суккыры Раёвкага? З.Зәйнуллин. Ә халык, күпчелекне тәшкил иткән крестьяннар Тукайның үлемен ничек кабул иткән соң? И.Нуруллин 2) Эш яки хәлнең торышы, сыйфаты турында сорауны белдерә. [Кара Гобәй:] Исәнме, кызым! Сабый исән-саумы? Кияүнең хәлләре ничек? З.Зәйнуллин. Я, ничек соң анда өстәгеләр?! М.Шаһимәрдәнов 3) Риторик сорау һәм өндәү җөмләләрдә нәрсәне дә булса эшләми калырга, булдырмый калырга мөмкин түгеллеген белдерә. Ничек язмый чыдыйм соң мин? Г.Тукай. Мондый вакытта кешене ничек кызганмыйсың да, ничек аның хәленә керергә тырышмыйсың, ди. М.Шаһимәрдәнов 4) Соклану, гаҗәпләнүне белдерә. Баласы булган кешеләр – Бәхетле алар ничек! Х.Туфан. [Дилбәр (стенадагы рәсемнәрне күзәтеп):] Ничек шулай матур итеп ясарга мөмкин?! З.Хәким 5) Гадәттә менә, әнә сүзләре янында килеп, алдан сөйләнгән сыйфат һәм үзенчәлекләрне атамыйча, гомумиләштереп, аңа ишарә буларак кулланыла. [Хәят:] Кара әле, әни, якшәмбе көн эш тотарга бер ярамый миңа, менә ничек телеп ташлаганмын, – дип, теге батистларны алып күрсәтергә тотынды. Ф.Әмирхан. Зөфаф кичәсенә ашыккан яшь кияү кебек әнә ничек тураеп басты --- [әтисе]. Р.Зәйдулла. Баярак кына ул коридорда Луиза белән әнә ничек елмаеп сөйләшеп тора иде. М.Шаһимәрдәнов 6) Парлы мөнәсәбәтле сүзләр составында килеп, иярчен рәвеш җөмләне яки иярчен аергыч җөмләне баш җөмләгә бәйли. Җыйдым җиләк, җыйдым җиләк, Җиләктән кайтып киләм. Җир җиләге ничек тәмле, Сезне дә шулай сөям. Җыр. Аллаһе Тәгалә үзе карар, ул ничек кушкан, шулай булыр. И.Хуҗин. [Жан:] Ничек тоясың, шулай эшлә... И.Зәйниев 2. рәв. мәгъ. «Ни рәвешле», «нинди итеп» дигән мәгънәләрне аңлата. Габдулла, сүзен ничек башларга белмичә, таптангалап тора. Ф.Яруллин. Кара әле, Мәргән, үзләрен ничек тыныч һәм ваемсыз тоталар болар. И.Хуҗин. Нахак сүзләр, гайбәтләргә тол хатыннар ничек түзә? Э.Шәрифуллина ◊ Ничек кирәк (җитте) алай 1) Көч-хәл белән, көчкә-көчкә, авырлык белән. Ата кеше озын, авыр төнне ничек кирәк алай үткәреп җибәрде дә, кырынып-чистарынып, парад мундирына орден-медальләрен тагып һәм ашап та тормыйча, үз машинасында калага юл тотты. М.Шаһимәрдәнов. Дөрес, ничек җитте алай бер мичкәне тутырдым тутыруын. М.Шабай. 37 нең кышын әйберләрне саткалап, ничек кирәк алай очын-очка ялгап чыктылар да җәйгә авылга киттеләр. Ф.Бәйрәмова; 2) Өстән-өстән, аннан-моннан гына. Ничек кенә 1) Борчылуны аңлата. Ничек кенә сагышларны Сөйләргә икән җилгә. З.Гыйльфанова. Ничек кенә басыйм икән Йөрәгем януларын? Р.Вәлиев. Изге өметләрен әниемнең Ничек кенә итеп аклыйм соң? Л.Халикова; 2) Көчле теләк, омтылуны аңлата. Ничек кенә кулга төшерергә?! 3) Алда әйтелгән эш, хәл, вакыйганың интенсивлыгын күрсәтү өчен кулланыла. Түрәләр аларны соңыннан башларыннан сыйпадылар, ә безне эскәмиягә яткызып чыбык белән сыйладылар. Ничек кенә сыйладылар әле!.. М.Галәү. – Бу җирдәге төп халыкның хәле сезнең язмышыгызны хәтерләтә түгелме соң? – Әлбәттә, сэр! Ничек кенә хәтерләтә әле, – дип җавап бирде Мәргән. И.Хуҗин. – Уңамы соң анда борчаклар? – Ничек кенә әле! Армия борчагы автомат пулясыннан бер дә ким түгел. М.Шаһимәрдәнов. Ничек кенә булмасын Бернигә дә карамастан. Ләкин, ничек кенә булмасын, ул [Акъәби] бу уйчан, сәер кешене көтеп ала иде. Ә.Еники. Ничек [кенә] булса да Теләсә нинди юл белән. Боерыкны үтәмичә мөмкин түгел, аны ничек кенә булса да җиренә җиткерергә кирәк иде. М.Галәү. Ничек булса да июнь ахырларына кадәр монда торырга тугры килер. Г.Исхакый. Ләкин аюны да биергә өйрәтәләр, ә болар бит – кеше! Кеше! Һәм боларны ничек кенә булса да яңадан кавыштырырга кирәк! М.Шаһимәрдәнов. Ничек тә 1) Һич кенә дә, берничек тә. Уф, арыдым… эш харап: Ничек тә булмый ярап! М.Хөсәен. Чү, анасы, монда гашыйкларны Кавыштырып булмый ничек тә. М.Хөсәен; 2) Берәр ничек, теләсә нинди юлын табып, ничек кенә булса да. Ә сиңа ничек тә бер җай чыгар әле. М.Галәү. Әлбәттә, Хәмитнең үзен Рәшидә күзенә ничек тә күрсәтмәскә кирәк булыр. Ә.Еники. Һәр елда максат куям: ничек тә Сөһәйл вә Гөлдерсен каберен барып күрергә иде, дим. Ф.Яхин |