НИ’ЧӘШӘР а. 1) Нәрсәне дә булса күпмешәр итеп бирү, бүлү, алу һ.б. турында сораганда кулланыла. Ничәшәр хөрмә?

2) Берничә мәртәбә, бик күп, бик озак. Гөлфәрвазның --- янып торган көләч йөзләре, Искәндәрнең сөйләп килгән сүзләренең хәбәрләрен җуйдырып, туктатып, каршында аны мәсхур иткән (сихерләгән) күзләргә карап, ничәшәр минут тик торырга мәҗбүр итәләр иде. К.Тинчурин. Кырым, Пицунда, Дубулты, Малеевка йортларында ничәшәр мәртәбә булдык без... Ә.Еники. Ахмак галимнәр кешенең ризык капмыйча, су йотмыйча ничәшәр тәүлек җан асравын исәпләп баш ватканнар. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә