НИ’ЧӘНЧЕ а. 1) Санаган вакытта, санау тәртибендә нинди урында торуны сорау өчен кулланыла; тәртип буенча, исәп буенча нинди яки кайсы урында, дәрәҗәдә һ.б.ш. Балаларына ничә яшь, ничәнчедә укыйлар, нәрсә ашый, нәрсә эчәләр – Вәлиулла абзый андый мәшәкатьләрдән азат иде. М.Мәһдиев. [Локман:] Ничәнче елны кайттың, дип, тагын бер сора, Айбулат. Р.Сабыр. [Дилбәр:] Син ничәнче автобус белән кайттың? З.Хәким

2) Беренче генә түгел (гадәттә «көн», «ел», «тапкыр», «мәртәбә» сүзләре белән кулланыла). Менә ничәнче көн инде, буш вакыты булды исә, бушпритның төбенә утырып, ул океанны күзәтә. И.Хуҗин. Ничәнче мәртәбә инде аның йөрәге тетрәнеп куйды, елганың теге ягындагы авылдан килен булып төшкән чагы хәтеренә килде. М.Шаһимәрдәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә