НИ’ЧӘМӘ-НИЧӘ рәв. Бик күп, әллә ничә. Шуннан соң ул [Мостафа] ничәмә-ничә сугышларда булды. Г.Әпсәләмов. Шуның өстенә ничәмә-ничә гектар җирнең иген-таруын җыйнап аласы бар. А.Гыйләҗев. [Хәйбулла:] Мин аңа батрак урынына ничәмә-ничә еллар эшләгәннән соң, буш кул белән безне урамга кумакчы. З.Зәйнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә