НИ’ЧӘМӘ рәв. к. ничәмә-ничә. Ничәмә йөз тәңкәлек әйберемне әрәм иттең! Г.Ибраһимов. [Сәрвәр:] Инде бит ничәмә айлар яшибез шушы баздуш өйдә. З.Зәйнуллин. Ничәмә буын кешеләр алышынган, патшалар бер-берсен алыштырган, Мәскәү дәүләтендә ниндидер чуалышлар булган, читләр белән һаман сугышлар булып торган, ә безнең татар дөньясында ниләр, нинди зур вакыйгалар булганын без ачык кына белмибез. Ә.Еники



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә