НИ’ЧӘ а. 1. 1) Нәрсәнең дә булса санын, күләмен, микъдарын һ.б.ны белергә теләп сораганда кулланыла. – Ничә сугышчы бар икән бу сафларда? – дип сорады Уан. И.Хуҗин. Менә бу татар теле җөмләсендә ничә татар сүзе бар? Х.Сарьян. Гариф, көлә төшеп, төртеп куйды: – Ничә этажлы иде әле бу ялган? Ш.Камал

2) Нәрсәнең дә булса санына, күләменә, микъдарына һ.б.ш.га бәйләнешне күрсәткәндә кулланыла; никадәр, күпме. Өйдә ничә сәгать бар – Һәммәсен узып тора! Ш.Галиев. Өйдән чыгып киткәнгә ничә көн узганын искә төшерергә тырышып карыйм, очына чыгалмыйм. Н.Әхмәдиев. Бу илнең ничә портында булуымны санап торасым килми. М.Юныс

2. рәв. мәгъ. Берничә, бик күп, шактый гына. Зәңгәр күлмәген әллә ничә яз җилләре, көзнең саран кояшлары киптерделәр. А.Гыйләҗев. [Бамбыр:] Ничә тапкырлар әйткәнем бар сиңа, энем: шул язган кәгазьләреңнең өске уң мөешенә япьләрен өскә каратып сәнәк төшереп куй дип. З.Зәйнуллин

Ничә әйтсәң дә Ничек кенә булмасын, һәрхәлдә. Ничә әйтсәң дә бер сүз: тәүфыйкка утырды Мөнәвәр карт, культурный балалар кайткач. Ф.Хөсни. Ничә җәй, ничә кыш сөйл. Озак вакыт күрешмәгән кеше белән очрашкач әйтелә торган сүз. – У-у, Шөкер дус! Ничә җәй, ничә кыш күрешмәдек! Г.Ахунов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә