НИ’ҺАЯТЬ и. гар. 1. Нәрсәнең дә булса очы, чиге, ахыры, кырые 2. кер. сүз 1) Соңгы чиктә, ахыр чиктә, иң ахырда, соңыннан. Биш-ун минуттан, ниһаять, ул [Нәкәс мулла] да килде. З.Бигиев. Унсигез көн булды дигәндә, алар [Габдуллалар], ниһаять, кичкә таба Җаек каласына килеп җитәләр. И.Нуруллин. Урман эчендә менә югалам, менә югалам дип барган сукмак, ниһаять, бер ачыклыкка килеп чыкты. Г.Гыйльманов 2) Өстәвенә, шуның өстенә, тагын. Колониянең шуннан соңгы тормышы өч юнәлештә барды: яңа җирләрне картага төшерү һәм аларны Русия милке дип игълан итү, җирле халык белән ике арадагы мөнәсәбәтләрне җайлау һәм, ниһаять, икътисади эшчәнлек җәелдерү. И.Хуҗин. Каурыйлары тузгып беткән шул кара кош, зурайганнан-зурая барып, баганадан баганага, тупылдан тупылга күчә-күчә, ниһаять, аның корымлы кирпеч морҗасына килеп кунды. Ә.Гаффар 3) Сабырсызлыкны, канәгатьсезлекне һ.б.ш.ны, аларның иң югары дәрәҗәдә булганнарын белдергәндә, яки нәрсәгә дә булса басым ясалганда кулланыла. – Үзең әйтеп каласыңмы, әллә тереләй тиреңне туныйкмы? – дип, шактый каты бәрелде ул тоткынга, ниһаять. И.Хуҗин. – Күзең очлы синең. Әнә шунда, келәттә!.. – диде бабасы, ниһаять. А.Хәлим 3. с. мәгъ. Чиктән тыш, бик көчле, зур |