НИ’ХӘТЛЕ а. к. никадәр. Туган туфрак никадәр генә үзенә бәйләмәсен, авыл артындагы канау белән әйләндереп алган зиратта ятучылар нихәтле генә якын булмасын, әмма болар гына аның тормышын тутыра, ялгызлыгын җиңеләйтә алмыйлар иде. Ә.Еники. Чит җирләрдә нихәтле торып та мин, Исләремнән чыгармадым, Сагындым, онытмадым. Ш.Галиев. Əйе, ничаклы кызны – кияүле, нихəтле егетне кəлəшле итте Хəмəтдин. М.Шаһимәрдәнов |