НИ’ХӘЛ ы. Кемнең дә булса хәл-әхвәлен, исәнлеген-саулыгын сораганда, белергә теләгәндә кулланыла. – Нихәл, арумы, Миңлебай агай? – диде [карчык], авызын учы белән генә каплый төшеп. Ә.Еники. Менә ят бабай тагы Илсөяргә таба борылды: – Я, нихәл, тәти кыз? Г.Гобәй. --- күзенә күренгән беренче шәкерткә: «Нихәл, мелла фәлән», – дип, янтавына төртеп ала [Тукай]. И.Нуруллин

Нихәл итәсең (итмәк кирәк) Теләсәң-теләмәсәң дә булган хәлне кабул итәргә мәҗбүрлекне белдерә. – Син дә, әбекәем, моның белән килешә торгансыңдыр? – Килешмичә нихәл итәсең инде... Ә.Еники. Нихәл итәсең, тормышыбызда күңелсез хәлләр дә күп шул ---. Б.Рәхимова. «Ничек түзәсең шуларга?» – дип сораганнар. «Телем бар иде – телсез булдым, ике күзем бар иде – күзсез булдым. Түзмичә нихәл итәсең...» – дип җавап биргән, имеш. Р.Низамиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә