НИФАК и. гар. иск. кит. Тыштан яхшы булып күренгән әшәкелек, начарлык; икейөзлелек, монафикълык, күз буяу, алдакчылык. Бүгенге көндәге әфкяре гомумиябездәге чуалулар, аңлашылмаулар --- шул беренче «Иттифак»ның нифак чишмәсеннән ага башлавыннандыр. Г.Исхакый. Йөреп кайттым әле мин дөнья гизеп, Кайда хак, кайда нифак күреп, сизеп. Г.Камал. Иркен сезгә хәзер: ни эшләрсез; Моңар хәтле нифак саттыңыз... Г.Сөнгати



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә