НИТҮ а. 1) Нәрсә дә булса эшләүне, башкаруны белдергән сүзне атамыйча, аны алмаштырып кулланыла. Нишләмәк кирәк, – ике-бер йотым нитәсең дә, аз гына уңайланган шикелле була... Ш.Камал. Сөйләгән сүзләре – ата-баба нәсыйхәте: «Сабыр итсәң, морадыңа нитәрсең», «Хезмәт итсәң, хөрмәт күрерсең» кебек сүзләр иде. Г.Исхакый. [Габдулла:] Теге ни... Теге нине ниттеләр, Айсылу Акбулатовна! Ф.Яруллин 2) Парлы сүзләр составында килеп, мәгънәгә җыйнау, гомумиләштерү, абстрактлаштыру төсмерен өсти. [Садыйк:] Уйламаганда-нитмәгәндә, [Әхмәтҗан] базарда килешеп кайткан да җәмәгатьләренә аш-су хәзерләргә кушкан. Г.Исхакый. Кунакка чакыра-нитә калсаң, «Франциядә эшләнгән» дигән мөһер белән генә алдый алмыйсың аны. Р.Мөхәммәдиев. Ә Вәлетдин ише кансызга барыбер, ул тикшереп-нитеп тормаячак, суды үзендә аның. Н.Гыйматдинова Нитеп тору Нинди булса эшнең нәрсә икәнен әйтергә ярамаганда яки кирәк сүзне искә төшерә алмаганда кулланыла; шулай итеп тору. Бер актив әйтте шунда: «Без бераз нитеп торыйк һәм шул арада бу хакта Массаның фикерен сорыйк». Х.Туфан |