НИСБӘТТӘН рәв. 1) Шул, бу алмашлыкларыннан соң килеп, алда әйтелгән сүздән чыккан сәбәпне белдерә; сәбәпле, аркасында. Шагыйрьләр аны әдәби сабантуй буларак кабул итәләр. Шул нисбәттән Яуширмә исеме шигырьләргә дә килеп керә. Ф.Хәсәнова. Авыл укытучылары да Интернет белән таныш, һәм бу нисбәттән дә бик кызыклы, эшлекле сөйләшү үтте. Безнең гәҗит 2) Шул яктан, шул караштан |