НИСБӘТЛЕ с. 1. Нинди дә булса нисбәте, мөнәсәбәте булган. Мин аңа Атна авылына нисбәтле кайбер фактларны табыштым һәм тора-бара авылның тарихы һәм аның эз калдырган кешеләре белән тәмам кызыксынып киттем. А.Тимергалин

2. хәб. функ. «Нисбәте бар, кагыла» мәгънәсендә. Күпчелек әдәби текстлар Сания Гыйффәт, Хөсәен Габдүш, Мансур Арысланбәк һәм кайбер башка мөһаҗир татарларга нисбәтле. Х.Миңнегулов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә