НИРГӘ и. 1) Бурада бүрәнәләрдән салынган бер рәт. Менә кайчан гына нигез баганаларын утыртып беренче ниргәне салганнар иде, бүген өй әзер! А.Гыйләҗев. Дөрбәнең стеналары нигездән сигез ниргә тәшкил итеп өелгәннәр. М.Әхмәтҗанов. Шулай булмый ни, юан нарат бүрәнәләрдән ундүрт ниргәле итеп салдык бит өйне, биек итеп. М.Хуҗин 2) Нигез, фундамент. Берәү булса, билләһи, мунчаңны ниргәсеннән бозып, мичен өстеңә аударып чыгып китәр иде. Ф.Яхин 3) күч. Нигез, төп эчтәлек. Бармаклар юанаеп каткан, бер бармак, бер басканда, ике-өч телне бергә баса – зыян юк. Көйнең ниргәсенә килсә ярый. Хикмәт андамыни? М.Мәһдиев |