НИ’ ӨЧЕН а. 1) Ни сәбәптән, нигә. Ни өчен баламны бирмисез?! З.Бигиев. Кем икәнегезне, ни өчен болай эшләгәнегезне төшенмәсәм дә, бурычлы булуымны белдерергә телим! Ф.Яхин. Ләкин шунысы да бар: ни өчен ташлап киткән соң әле Гөлсылу апа Илвир җизнине? М.Шаһимәрдәнов 2) Нинди максат белән, нәрсәгә дип. Ахун Әкрәм каридан калага ни өчен килүен сорагач, тегесе бер-ике сүз белән генә аңа йомышын сөйләп бирде. М.Галәү. Мостафин тәмам хәйран калып: – Бусы тагын ни өчен? – дигәч, юмарт «әби» көрсенеп куйды. Ә.Еники. [Дильяр:] Чынлап әйтәм, егетләр, ни өчен алай эшләгәнемне хәзер дә белмим, аңлата алмыйм. Р.Сабыр |