НИ’НДИДЕР а. Нинди дә булса әйбернең сыйфатын, үзлеген, үзенчәлеген ачык билгели алмаганда, белмәгәндә, билгесез булганда кулланыла. Гәрәй әфәнде, анда сезне ниндидер бер кеше сорый... М.Галәү. Ул бит сиңа каяндыр килгән килмешәк яки анда ниндидер асрау кыз түгел... М.Хәсәнов. Тракторның ниндидер валы ычкынган икән, валның башындагы тишеккә Сәхия алып килгән дага кадагы кереп ипләнде. Ф.Яруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә