НИ’НДИ а. 1) Кемнең яки нәрсәнең дә булса үзенчәлеге, сыйфаты турында сораганда кулланыла. [Кара Гобәй:] Сез әйтмисез дә, нинди ат җигәргә уйлыйсыз? З.Зәйнуллин. Менә әйтегез әле: минем күзләрем нинди төстә? Г.Гыйльманов. Нинди гаебе бар икән соң Рәхимҗанның авыл каршысында? Н.Гыйматдинова 2) Риторик сорау һәм өндәүләрдә нәрсәне дә булса тулысынча кире кагуны, инкяр итүне аңлата. Эх, нинди акыллы баш син, карчык! Ә.Еники. Шул тамашадан соң, җебегән малай янында нинди кыз торып калсын икән, җә? М.Шаһимәрдәнов. Гамиләләре белән Канәгать йөрергә тиеш булып чыга микәнни? Нинди йөрү ди ул? А.Хәлим 3) Кире җөмләләр составында килеп, «теләсә кем», «һәркем», «һәркайсы», «кем дә» дигән мәгънәләрне аңлата. Күзләрендә яшьлек, ямь, матурлык, Нинди йөрәк күреп сөенмәс! М.Җәлил 4) Риторик җөмләләрдә кешеләргә, күренешләргә, әйберләргә эмоциональ бәя бирүне яки шул сыйфатның, үзенчәлекнең иң югары дәрәҗәсен белдерә. Төн нинди матур, нинди җылы, нинди тын! Г.Исхакый. Нинди ачы бу яшь, нинди кайнар!.. М.Җәлил. Белсәң иде син, нинди гадел, тугры, дөрес дин бу, нинди саф күңелле яхшы кешеләр бу мөселманнар! Г.Бәширов 5) Менә, әнә кебек күрсәтү алмашлыклары янында килеп, алда сөйләнгән сыйфат һәм үзенчәлекләрне атамыйча, гомумиләштереп, аңа ишарә буларак кулланыла. – Кара әле, туганым, әнә нинди сөйкемле күзләр, – диде [Хәят]. Ф.Әмирхан. Тик әле менә җылылар кирәк иде, кичә бит менә нинди салкын булды, хәерсез! Ш.Камал // Шул ук алмашлыклар белән килеп, нәрсәнең дә булса сыйфаты, үзенчәлеге турында гомумиләштереп әйтүне белдерә. Җил бит ул менә нинди тиле, Нечкәбилне дә әллә кая алып китәргә тели. А.Алиш 6) Мөнәсәбәтле сүз функциясендә килә. Сорау нинди, җавап шундый 7) Кемгә дә булса каршы килгәндә, инкяр мәгънәсендә кулланыла. – Сезне вакытсыз борчырга туры килде. – Нинди борчу ди ул! Ә.Еники ◊ Нинди булса да Теләсә нинди, берәр төрле. Нинди дә булса Берәр төрле, берәр нинди. Укулар башланганчы дип, нинди дә булса эш эзләргә керештек. М.Әмир. Ләкин малай барган җирендә дә, үтә кызыксынучанлыгы һәм тиктормаслыгы аркасында, нинди дә булса бер маҗарага тармый калмый иде. М.Шаһимәрдәнов. Дулкынланган, каушаган вакытларда, ул шулай гел кулына нинди дә булса шөгыль эзли иде. Р.Зәйдулла. Нинди җилләр ташлады Кемне дә булса озак күрми торганнан соң күрешкәч, очрашкач әйтелә. – Я балам, сине монда нинди җилләр ташлады, сөйләп бир, – дигән [карчык]. Әкият. Бакча түреннән, алмагачлар арасыннан йорт хуҗасының яшьләрчә дәртле тавышы яңгырады: – Сез ни хәлләрдәсез, Наилә Нуриевна? Нинди җилләр ташлады безнең якларга? Г.Мирһади |