НИ-НӘ’РСӘ а. Нәрсә икәнлеге бик үк ачык булмаган әйбер, нәрсәдер; теләсә нәрсә. Ул камзулны һәртөрле материядән тегәләр, кемнең күңеленә ни-нәрсә ошый. К.Насыйри. Моның ни-нәрсә булуын аңышып өлгергәнче, шапылдап, салкын, дымлы балчык өстенә барып та төштем... Г.Гыйльманов. Ә иртән күзе ялгыш кына ян тәрәзәгә төште: күлмәк сәдәфе кадәр ике тишек, ни-нәрсә бу?! Н.Гыйматдинова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә