НИ’ЛЕКТӘН а. 1. Ни өчен, ни сәбәптән, ни сәбәпле. Шулкадәрле хуш исле һәм Тәмле икән нилектән [күмәч]? Ш.Галиев. Менә шунда беренче тапкыр күңелендә ниндидер үзгәреш кузгалуын тойды Роза. Нәрсә булды, нилектән бу? Р.Низами. Сөйләсә тикшерерләр иде, сүгәрләр иде. Ә сөйләмәгән булса, анысы нилектән? Л.Шәфикова 2. рәв. мәгъ. Нинди сәбәп аркасында, ни өчен. Нилектән күңеле Ризваннан бизә баруын да аңлый алмый [Рәмзия]. Н.Гыйматдинова |