НИ’КТЕР рәв. Билгесез сәбәп аркасында, нигәдер, ни сәбәптәндер. Никтер кичә озак йөрдем урамда мин, Гаҗиз булдым эчем-тышым туңганга мин. Г.Тукай. Мәрдән абзый да, Бикмүш бабай да никтер кунакны кыстамадылар. Г.Гобәй. Никтер кинәт кенә Хәйрүшнең куллары бушады, үзе яман тавыш белән: «Ой, кулым, өзде бит кулымны!» – дип акырып җибәрде ---. Л.-Х.Таналин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә