НИКРУТ и. тар. сөйл. Рекрут. Шулар артыннан ук быел караласы никрутларны алып киттеләр... Г.Ибраһимов. Югары авыл урамнарын бер итеп никрутлар булып йөрибез... А.Гыйләҗев. Билгеле инде, Тукай – Әтнәдә булсын, Мәңгәрдә булсын – никрутларның да, авыл кешеләренең дә бик тиз күзенә ташланган. И.Нуруллин |