НИ’КЕЛЬЛЕ с. Никель белән капланган, никель йөгертелгән. Түрдә никельле, сыгылмалы зур караватта Тавис йоклап ята иде. М.Мәһдиев. Шарлы лампалар – Польшадан, ваннадагы никельле краннар, идәндәге метлах плитәләр барысы да Чехословакиядән китерелгән иде. А.Гыйләҗев. «Москвич» кына димәссең, тәрәзәләренә кара плёнка ябыштырылган; бампер алдында джипларда гына була торган никельле ялтыравык «кенгуру»; фаралар стандарт түгел, ә әллә ниткән формалы. Җ.Юныс |