НИ’КЕЛЬ и. нем. Көмеш кебек ак төстәге, бик ялтыравыклы, авыр эри торган металл. Ләгән-комганнары һәммәсе никельдән булачак, ди. Г.Камал. Өй эче тәмам шәһәрчә --- никель карават та, шифоньер да, китаплар тулы этажерка да, хәтта зур радиоалгыч та бар иде. Ә.Еники. Табличканы суырып алды да (карават никелендә нечкә тимерчыбык зеңгелдәп калды) баш врач янына йөгерде. М.Мәһдиев |