НИКАХЛЫ с. 1. 1) Никахы булган, никах укытып өйләнгән, кияүгә чыккан. Минем никахлы хатыным буларак, аның миннән ярдәм һәм булышлык көтәргә хакы бар. З.Бигиев. [Искәндәр:] Кит аның яныннан! Син хәзер – никахлы кыз. М.Фәйзи. Ни дисәң дә, никахлы хатыным бит син минем! Ф.Яхин

2) Законлы, закон нигезендә рәсмиләштерелгән (ир, хатын)

2. рәв. мәгъ. Нихах укытып, никах нигезендә. Кем белгән, булуы ихтимал, мут кеше ул Гыйбадулла, өч тапкыр никахлы өйләнде, күпме яшь кызларның башына җиткәнен бер Ходай беләдер! А.Гыйләҗев. Шәригать тә мөселманга, мөмкинлеге булса, хәтта дүрт хатын белән никахлы яшәүне хуплаган. Г.Галиева



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә