НИКАХЛАШУ ф. Кем белән дә булса никахка (2. мәгъ.) керү, өйләнешү. Габбас мулла --- никахлашкан елны Шәмсениса абыстайның --- гел дә менә ярарга тырышып йөргән көннәрен күңеленнән кичерә. Г.Ахунов. Ә алар мине бүтәнгә бирделәр бит инде, никахлашасы гына калды... Ф.Яхин. Инде моннан соң озакламаслар, кайтып җитәрләр, дип кенә йөргәндә, Нургалинең үзе эшләгән кибет хуҗасының кызы белән никахлашуы турында хәбәр килеп төшмәсенме... Г.Галиева

Никахлашып кую Озакка сузмыйча никахлашу

Никахлашып калу Берәр вакыйга яки вакыт җиткәнче никахлашу. Бәлки, ул сугышка киткәнче үк, безгә никахлашып калу кирәк булгандыр? Ватаным Татарстан. Рамазан ае җиткәнче никахлашып калырга тырышу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә