НИКАХЛА’У ф. Никах уку, дин кушкан шартлар белән өйләндерү. [Вафа:] Мин бит синең кызыңны урлап та, алдап та алмадым. Шаһитлар алдында үзең никахладың. М.Галәү. – Анда өйләнүең ничегрәк килеп чыкты соң, Нургали улым? – дип, мәхәлләнең аерата үзе никахлаган һәр кешесе өчен Аллаһы Тәгалә каршында үзенең гаять җаваплы булуын искәртеп, сорау арты сорау яудырды хәзрәт. Г.Галиева |