НИКАХ и. гар. 1) Ислам дине буенча өйләнешүне, гаилә төзүне махсус хөтбә укытып беркетү йоласы. Кыз белән кияүне никахтан соң шунда ябарга хәзерләделәр. Г.Ибраһимов. Шулвакыт аны [хәзрәтне] никах мәҗлесенә чакырдылар. М.Мәһдиев. Муллаларның берсе дә никах укырга теләмәделәр. Ф.Яхин. [Мулла] Кәгазьгә урыс хәрефләре белән язылган никах хөтбәсен кычкырып укый башлады. Р.Зәйдулла 2) Ир белән хатынның рәсмиләштерелгән гаиләсе. Катнаш никах ул, беренче чиратта, төптән уйланмыйча, язмышларын бергә бәйләгән ике яшь йөрәкнең гаиләсе һәм киләчәк тормышы өчен зарарлы. И.Сабиров. Мәгәр илаһи кануннар безгә хәрам вә хәләлне аерып куя: бар зина, бар никах. Р.Юныс ◊ Никах яңарту 1) Шәригать буенча никахта торуның нинди дә булса бер шарты бозылган очракта, никахны яңадан укыту. – Бәлкем, никахны яңартырга кирәктер? – дип сорады [Габдулла бай]. – Ул гына аз, – диде хәзрәт. – Син бит ул сүзне өч тапкыр әйткәнсең. М.Галәү. Төн булуга карамастан, әбекай кушуы буенча, урам аша гына торган Гыйният мулланы чакырып, никах яңарталар. Ә.Еники. Карибулла башта «өегезгə бозым керткəннəр, нигезегезне дə зəхмəтле итəргə телəгəннəр» дип, Коръəн укыды, аннары хуҗа белəн хуҗабикəгə изге һəм саваплы эшлəрдə читтə калмауны телəп, аларның никахын яңартты, соңыннан җиде төрле ризыкка «әр-Рахман»ны укып өрде. М.Шаһимәрдәнов; 2) Башка хатынга өйләнү. Минем ризалыгымны алып, мулладан тизрәк никахыгызны яңарттырып, кыска вакытлы шушы төннәремне дә минем белән бүлешү кирәк икән... Г.Галиева |