НИ’КАДӘР а. 1) Предметларның саны, күләме, микъдары турындагы сорауны белдерә; күпме 2) Гадәттә тойгылы җөмләләр составында килеп, нәрсәнең дә булса бик күп санда яисә микъдарда, күләмдә булуын күрсәтә. Аһ, никадәр кадерле һәм якын Газиз җанга туып үскән җир ---. М.Хөсәен. Никадәр яла яккан бит кешегә, юкабаш! Ф.Баттал. Белсәгез, никадәр авыр иде миңа бу минутта! Ә.Еники 3) Иярченле кушма җөмлә кисәкләрен бәйләүче мөнәсәбәтле сүз функциясендә кулланыла. Солтан әмер итте, мәмләкәттә никадәр харап шәһәрләр бар иде, барчасын төзәттеләр. К.Насыйри. Райком секретаре икәнсең – җитди бул, никадәр җитди булсаң, халык алдында шулкадәр дәрәҗәң, абруең зур булыр. М.Мәһдиев. Гитлер никадәр катырак каршы торып маташкан саен, аңа карата булган ачу-нәфрәт шулкадәр көчәя бара... Ә.Еники |