НИК а. 1) Ни өчен, ни сәбәпле, нигә, нидән, нинди максат белән. Ник баш бөктең залимнәргә? Г.Тукай. Түрә тагы: «Ник бунт чыгарасың, ник котыртасың?» – ди. Г.Исхакый. Ник аның белән кабергә кереп ятмадым, дия-дия яшәдем мин [Сара]. Н.Гыйматдинова 2) Тойгылы җөмләләрдә өченче зат боерык фигыльләр белән килеп, эш яки хәлнең бөтенләй бетүен, булмавын белдерә. Көн эссе, көн бөркү, ник чыпчык җиле иссен... А.Гыйләҗев. Елга тирәләре тәмам шәрә калган, ник бер үлән сабагы, яфраклы агач яки талчыбык күзгә чалынсын. Ф.Яхин. Ул шунда Заһир абыйга карата мөнәсәбәтен белгертеп ник бер сүз әйтсен. М.Шаһимәрдәнов ◊ Ник бардым көненә төшү Берәр җиргә барып уңышсызлыкка, хурлыкка һ.б.ш дучар булуга карата. Ник дисәң «Чөнки, аның сәбәбе ---» мәгънәсендә. --- Габдулланың кәефе һич тә начар түгел. Ник дисәң, өстендә яңа бишмәт, башында яңа бүрек, аягында яңа киез ката, янында Бәдри абзасы. И.Нуруллин |